

Дәүләт Думасы депутаты Рима Баталова II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнде. Рима Баталовага бүләкне Кремльдә Президент идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Кириенко тапшырды.
Рима Баталова - 100 метрдан 5000 метрга кадәр дистанциягә йөгерүдә 13 тапкыр Паралимпия чемпионы, 18 тапкыр дөнья чемпионы, 43 тапкыр Европа чемпионы, Русиянең атказанган спорт мастеры. Хөрмәтле якташыбыз 1992 елда Мадридта Русия командасы составында Паралимпия уеннарының "алтынын" яулаган беренче спортчы булды. Башкалабыздагы Республика спорт күнегүләре үзәгенә аның исеме бирелде.
Барлык спорт сөючеләр исеменнән бөек спортчыбызны ихлас котлыйбыз.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ