

2023 елның гыйнварыннан Пермь шәһәрендәге “Форвард” заводы 1970-1990 елларда популяр булган Кама велосипедларын күпләп җитештерә башлый. Предприятиенең матбугат хезмәте башта 3 мең велосипед җитештерәчәкләрен, март-апрель айларында сатуга чыгарга тиешлеген әйтте. Бәясе 10 мең сум тирәсе булачак икән.
Велосипедларны "Forward" кибетләрендә Русиянең 400 дән артык шәһәрендә, шулай ук БДБ илләрендә (Әзербайҗан, Беларусия, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан) сатып алырга мөмкин булачак. Пермь шәһәре оешуның 300 еллыгына аерым велосипедларның аерым сериясен эшләү дә планлаштырыла.
Чит ил автомобиль компанияләре китеп бетте, АвтоВАЗ ның да эшләре шәптән түгел, кыскасы, “Кама” сәпитенә күчәбез.
Чыганак:gazeta.ru
Фото:gazeta.ru