Яңалыклар
13 декабрь 2022, 05:34

-25 градуска кадәр суыта

Кыш үзенекен итәр инде. 

Башгидромет якындагы берничә көнгә һава торышын фаразлады. Мәсәлән, бүген явым-төшем әллә ни көтелми. Җил көньяктан уртача тизлектә. Һава температурасы көндез -5, -10 градус салкын.

Чәршәмбе көнне, 14 декабрьдә, шулай ук кар явуы көтелми. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, башта уртача тизлектә, аннан көчәюе көтелә.Төнлә -12, -17 градуска кадәр суыта, республиканың көнчыгышында -20, -25 градуска кадәр. Көндез -5, -10 градус, республиканың көнчыгышында -15 градуска кадәр.

Пәнҗешәмбе көнне урыны белән кыска вакытлы кар явып узачак. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан, көчәючән. Термометр баганалары өтнлә -10, -15 градус күрсәтәчәк, республиканың көньяк-көнчыгышында -20, -25 градуска кадәр. Көндез җылытачак. Һава температурасы -6, -11 градус булуы фаразлана. Республиканың көньяк-көнчыгышында -16 градус салкын булмакчы. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас