Яңалыклар
12 декабрь 2022, 09:47

Алты районда Яңа ел тавы булмаячак

Бу исемлектә сезнең район да бар әллә? 

russuv.livejournal.comrussuv.livejournal.com
russuv.livejournal.com

Башкортстанның алты муниципалитетында боз шәһәрчекләрендә шуар өчен таулар эшләмәскә карар иткәннәр.

Әлеге исемлектә – Дүртөйле, Краснокама, Салават, Стәрлетамак, Тәтешле районнары һәм Агыйдел шәһәре. Бу хакта бүген, 12 декабрьдә, хөкүмәт киңәшмәсендә торак-коммуналь хуҗалык министры вазифаларын башкаручы Ирина Голованова хәбәр итте.

Калган шәһәр-районнарда боз таулары тикшерелгән һәм хәвефсезлек таләпләренә җавап бирәләр, диде ул.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас