

5 һәм 10 сумлык банкноталар 2023 елда ук әйләнешкә кире кайтырга мөмкин. Бу хакта “Известия”га “Гознак” директоры Аркадий Ткачук сөйләде. Әмма шулай да, бүген банкноталар бастырыламы-юкмы икәнлеге турында, гадәттә, сөйләмиләр, диде ул, чөнки акчаларны җитештерү һәм аларны әйләнешкә кертү – икесе ике нәрсә. Әйткәндәй, “Гознак” 5 сумлык купюраларны бер генә тапкыр – 1997 елда – чыгарган иде.
Моңа кадәр Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе Михаил Делягин 5 һәм 10 сумлык кзгазь акчаларның әйләнешкә кайтуы металл кыйммәтләнү белән булырга мөмкин, диде. Шул ук вакытта ул мондый купюраларны бастыру кирәкме икән дигән шик белдерә, чөнки “бездә бу акчалар белән түләргә бер нәрсә дә юк”.
30 июньдә Үзәк Банк 100 сумлык яңа акчаны күрсәтте. Ул шул ук көнне әйләнешкә керде. Банкнотаның кәгазе ике төрле саклау тукымалары кертелеп ясалган: кызыл, зәңгәр төстәге аралаштырылган һәм соры төстәге тукымалар.
Чыганак: lenta.ru