

“Башкортстанда яшәүче ике водитель хатын –кыз ялган дәүләт номерлары белән хәрәкәт иткән өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм калырга мөмкин”, - ди төбәкнең баш дәүләт юл инспекторы Владимир Севастьянов.
Аның сүзләре буенча Уфаның Киров районында Лексус RX 300 машинасын туктатып тикшергәннәр. Автомобильгә Иглин районында яшәүче 26 яшьлек хатын – кыз идарә иткән. Эчке эшләр министрлыгының федераль базасы буенча машинага ялган дәүләт номеры беркетелүе ачыкланган.
Шундый ук вакыйга Уфа шәһәренең Октябрь районында булган. Бу юлы Уфада яшәүче Ауди ТТ автомобиле йөрткән 47 яшьлек хатын - кызның документларын тикшергәндә, ЮХХДИ хезмәткәрләре дәүләт номерының ялган булуын ачыклаганнар.
"Машина йөртүчеләргә карата, Административ хокук бозулар кодексының 12 матдәсенең 4 өлеше буенча (белә торып ялган дәүләт номеры белән машина йөртү) административ материаллар төзелде. Бу статьяның санкцияләре алты айдан алып бер елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итүне күздә тота”, - ди ЮХХДИ начальнигы Владимир Севастьянов.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ