Яңалыклар
10 декабрь 2022, 04:48

Рөстәм бит ул!

Исән-сау кайт, бөркет!

Исән-сау кайт, бөркет!

Адымлап түгел, карышлап ара үтеп, вулкан түбәсенә укталган Рөстәмебез Килиманджарога менеп җиткән!

Татарның "Ник Вучичы" исемен яулаган якташыбыз - Рөстәм Нәбиев шулай чираттагы биеклекне алды. Һималай, Эльбрус тауларының иң биек нокталарын яулаганда кичергән авырлыклар, киртәләр егетнең рухын сындыра алмады! Ир-егет ике кулы ярдәмендә 5895 метр биеклеккә менеп җитте!

Очар өчен тугансың икән, Рөстәм! Егет икәнсең, Рөстәм!

Без синең белән, якташ!

Кешегә бирелгән мөмкинлекләрнең чиксез зур булуын чираттагы тапкыр расладың!

Алда бар да имин булсын! Гаиләң янына исән- сау кайт, бөркет!

Рөстәм бит ул!
Рөстәм бит ул!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас