

Түбән Новгород “Русиянең яшьләр башкаласы” титулына дәгъва итүче 7 топ-шәһәр исемлегенә кергән.
"Росмолодежь" сайтында финал иҗтимагый тавыш бирү башланды, ул 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Һәр теләүче дәрәҗәле исем өчен көрәштә Идел буе федераль округы башкаласына ярдәм итә ала.
2022 елда Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) беренче тапкыр Русия шәһәрләре арасында "Русиянең яшьләр башкаласы" статусын алуга конкурс башлап җибәрде.
Түбән Новгород финалга чыккач сайлап алу этабын үтте һәм "Яшьләр башкаласы" тамашасы чыгарылышында үзен уңышлы тәкъдим итте. Беренчелек өчен көрәштә шулай ук Владивосток, Яңа Уренгой, Калининград, Мурманск, Тула һәм Красноярск катнаша. Иң күп тавыш җыйган шәһәр "Русиянең яшьләр башкаласы" исеменә лаек булачак.