Яңалыклар
9 декабрь 2022, 09:26

Яшь көчләр эшкуарлыкта

Уфада “Лига Юниор” балалар-үсмерләр эшкуарлыгының бөтенрусия хәрәкәте төбәкара митабы үтте.

Яшь көчләр эшкуарлыктаЯшь көчләр эшкуарлыкта
Яшь көчләр эшкуарлыкта

Уфада “Лига Юниор” балалар-үсмерләр эшкуарлыгының бөтенрусия хәрәкәте төбәкара митабы үтте. Профессиональ мәгариф оешмаларыннан 15 яшьтән 18 яшькәчә булган 160ка якын студент митапта катнашты.

-“Лига Юниор.Башкирия” митабы ярдәме белән төбәк берничә преферециягә ия булачак. Мәсәлән, стратегик мәсьәләләрне хәл итү бурычларын яңа юнәлештә хәл итәчәк, идарә итүче командалар өчен кадрлар резервы булдырылачак, - дип билгеләде БР Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин.

Чара гибрид форматта үтте –бөтен Русиядән спикерлар һәм катнашучылар онлай-режимда кушылды. Пленар утырышта Инесса Косолапова, Кристина Колесникова, Иван Поляков, Марина Таран, Элина Сафина чыгыш ясады.

-Төп бурыч яшьләрнең инициативалары, уй-фикерләре, проект эшләре Башкортстанның да үсеш стратегик максатлары белән туры килүе.Шул очракта эш нәтиҗәсе тагын да яхшырак булачак, - диде “Лига Юниор” балалар-үсмерләр эшкуарлыгының бөтенрусия хәрәкәте җитәкчесе Кристина Колесникова.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас