Барлык яңалыклар
Яңалыклар
9 декабрь 2022, 22:12

Ватан геройлары көне белән котлау

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Ватан геройлары көне белән котлады.

Ватан геройлары көне белән котлау
Ватан геройлары көне белән котлау

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Ватан геройлары көне белән котлады.

"Бу үзенчәлекле көн, аның тарихи тамырлары тирән. Илебез үзенең Геройларын хөрмәтли, ул кешеләр - халыкка намуслы һәм фидакарь хезмәт итү үрнәге.

Безнең Ватаныбыз һәрвакыт үз саклаучыларының сугышчан традицияләре, батырлыгы һәм фидакарьлеге белән дан тоткан.

Русия сугышчыларының батырлыгы символы - Бөек Ватан сугышы елларында тылда эшләгән һәм сугышкан буын.

Аларның батырлыклары - безнең замандашларыбыз, Әфганстанда үз бурычын үтәүчеләр, Төньяк Кавказда, Сүриядә һәм хәзер Украинадагы хәрби операция барышында Ватаныбызның тыныч киләчәген саклаучылар өчен үрнәк.

Геройлар - безнең кебек үк кешеләр, алар безнең белән бергә эшлиләр, укыйлар, яраталар, өйләнешәләр, балалар табалар, дусларына ярдәм итәләр - гадәти тормыш белән яшиләр. Әмма Ватан чакыргач, алар һәрвакыт беренче булып җавап бирәләр. Без Геройлар белән горурланабыз һәм Ватанны саклаучыларның якты истәлеге алдында баш иябез", - диелә котлауда.

Автор: Ибрагимова Эльмира
Читайте нас