

Кырмыскалыда «Минем кече Ватаным – Атайсал» муниципаль форумы үтә. Мәртәбәле кунаклар исемлегендә Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча беренче урынбасары Урал Килсенбаев, район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров, Русия табигать фәннәре академиясе докторы, «Вилюй» суднолар йөрү компаниясе генеральный директоры Михаил Малюшин һәм башкалар.
Форумның рәсми кунаклары Бөек Ватан сугышында һәм локаль сугышларда һәлак булган геройлар истәлегенә Кырмаскалы авылының Җиңү паркында чәчәкләр салды. “Ак-Күл” мәдәният һәм ял паркында район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров элек бу урында сазлыклы иске парк булганын әйтеп үтте.
- Парк берничә этапта төзекләндерелде. Реконструкциядән соң монда күл, җәяүлеләр һәм велосипедчылар юлы, эскәмияләр барлыкка килде. Концертлар үткәрү өчен сәхнә төзелде, тамаша урыннары булдырылды. Зур уен мәйданчыгы һәм заманча спорт мәйданы да бар. Парк район халкын һәм кунакларны җәлеп итү үзәгенә әверелде, - диде Әлфир Фәрхәт улы.
“Атайсал” проекты 2021 елның мартында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән гамәлгә ашырыла башлады.