Яңалыклар
9 декабрь 2022, 13:22

IT-ипотека

Башкортстанда 7 ай эчендә 356 млн сумга 54 IT-ипотека бирелгән. БР Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә урнаштырган постында шушы хакта хәбәр итте.

IT-ипотекаIT-ипотека
IT-ипотека

Башкортстанда 7 ай эчендә 356 млн сумга 54 IT-ипотека бирелгән. БР Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров социаль челтәрләрдә урнаштырган постында шушы хакта хәбәр итте.

“Русиядә ташламалы IT-ипотека башланганнан бирле, Башкортстан халкына 193 кредит хупланды. 356 млн. сумга 54 гаризакабул ителде. Барлыгы 295 гариза бирелгән.
Ташламалы ипотеканы еллык 5 процентка мәгълүмат технологияләре тармагында эшләүче белгечләр алырга мөмкин. Оператор булып ДОМ. РФ компаниясе тора.
Бүген федераль законнар төбәкләргә хезмәткәрләрнең әлеге категориясе өчен ставканы тагын да киметергә мөмкинлек бирә торган мөмкинлек ачылган.
Шуңа бәйле рәвештә Башкортстан Хөкүмәтенең карарына кул куйдым:https://npa.bashkortostan.ru/upload/uf/6ce/3tmsmacgec. Ул ДОМ. РФ процент ставкасын республика бюджетыннан субсидияләүне күздә тота. Шул рәвешле, кредит алганда IT-тармак белгече кредит буенча ставканы бер процентка киметә алачак.
Халыкара бизнес атнасында https://ibw-bashkortostan.com/ аларга процент ставкасын субсидияләү буенча ДОМ. РФ белән тиешле килешүгә кул куярга планлаштырабыз”, - дип язды ул.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас