Яңалыклар
9 Декабря 2022, 16:51

Батыр даны калыр мәңгелек

Ул Русия орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән, алар арасында ике «Батырлык өчен» медале, Батырлык ордены бар.

Батыр даны калыр мәңгелекБатыр даны калыр мәңгелек
Батыр даны калыр мәңгелек

Бәләбәй районының Максим Горький исемендәге токымчылык заводы үзәк усадьбасы авылындагы мәктәп фасадына Раянов Рамил Галимҗан улы хөрмәтенә истәлекле тактаташ куелды. Ул Украинада барган махсус операция барышында һәлак булган. Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен ул Батырлык ордены һәм ике «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.
Рамил Раянов 1983 елның 16 декабрендә Казахстан ССРның Куйбышев районы Ломоносово авылында туа. Балалык һәм үсмерлек еллары Максим Горький исемендәге токымчылык заводының үзәк усадьбасы авылында уза.
ВДВ сержанты, разведчик. Парашют белән 19 сикергән . Бокс буенча ВДВ чемпионатында берничә тапкыр призлы урыннар яулаган, моның өчен командование тарафыннан Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнгән.
2017 елдан профессиональ хәрби эшчәнлек башлаган. Сүрия, Ливия, Африка, Украина... Ул Русия орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән, алар арасында ике «Батырлык өчен» медале, Батырлык ордены һәм башка Хөкүмәт бүләкләре бар.
Мемориаль такта ачылганнан соң, укучылар өчен Ватан Геройлары көненә багышланган Батырлык дәресе үткәрелде.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас