

Башкортстанда эчке эшләр министрының кадрлар буенча урынбасары вазифасына полиция полковнигы Айдар Зөбәеров тәгаенләнгән. Тиешле указга ил президенты Владимир Путин кул куйган.
Моңа кадәр Айдар Зөбәеров полиция начальнигының җәмәгать тәртибе сагы буенча урынбасары булып эшләгән. Бу вазифаны хезмәт буенча үрләү дип кабул итәргә була.
Айдар Фәйруз улы кадрлар подразделениеләре эшен – хезмәткә кабул итүдән алып эштән җибәрүгә кадәр – алып барачак.
БР буенча Эчке эшләр министрлыгында кадрлар үзгәреше булды: ведомство башлыгы Роман Деев вазифасыннан китте. Аның урынына вакытлыча Артур Сәйфуллин тәгаенләнде.
Чыганак: bashinform.ru