

Республикада 2023 елда алкоголь сатуга кертелгән чикләүләр кайчан гамәлдә булачагы билгеле. Закон рәвешендә билгеләнгән режим Яңа ел каникулларында алкогольле эчемлекләрне сатуны чикли:
- 3, 4 һәм 5 гыйнварда 17.00 сәгатьтән алып икенче көнне иртәнге 10.00га кадәр;
- 6 гыйнварда –17.00дән алып 23.00 сәгатькә кадәр.
Башка көннәрне гадәттәге – 8дән төнге 23.00 сәгатькә кадәрге – режим гамәлдә булачак.
“Закон тарафыннан кертелгән чикләүләр җәмәгать туклануы өлкәсенә кагылмый – бу көннәрдә кафе, рестораннарда алкогольле эчемлекләр сатарг рөхсәт ителә”, – дип хәбәр итәләр Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгында.
2021 елның декабрендә Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутатлары Яңа ел каникулларында алкоголь сату режимына үзгәрешләр кертүче закон кабул иткән иде. Аңа ярашлы, 3 гыйнварда алкогольле эчемлекләр сатуны тыю гамәлдән чыгарылды. Моңа өстәм, 4нән алып 6 гыйнварга кадәр спиртлы эчемлекләрне сату вакыты озайтылды.
Чыганак: bashinform.ru