

Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсендә кадрлар үзгәреше булган.
Якынча мәгълүматлар буенча, ведомство башлыгы Роман Деев эшеннән киткән. Аның урынына вазифаларны вакытлыча башкаручы итеп Артур Сәйфуллин билгеләнгән, дип яза “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Полиция җитәкчесе, генерал-майор Артур Сәйфуллин 2020 елның ноябреннән Деевның урынбасары булып эшләгән. Аңа кадәр җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция җитәкчесе урынбасары булган.
Исегезгә төшерәбез, ноябрь урталарында Роман Деев министр кәнәфиен калдыра икән дигән хәбәрләр таралды. Янәсе дә, Мәскәүдән тикшерү килер алдыннан кинәт кенә эштән китү турында гариза язган, диделәр.
Деев бу вазифага 2017 елның маенда тәгаенләнгән иде. Ведомствоның матбугат хезмәте әлегә бу хәлгә карата бер җавап та бирмәгән.

