

Сәхнә осталары бүләге.
Декабрьнең айлы кичендә, ягъни, 7 декабрьдә, Уфа "Нур" татар театрында матбугат конференциясендә катнаштык.
Республиканың төрле матбагалы журналистларын бергә җыйган бу очрашуда 9 декабрьдә узачак премьера – Зифа Кадыйрованың "Урланган яшьлек" әсәре буенча куелган яңа спектакль һәм күптән түгел генә премьерасы булып узган "Кредитка алынган хатын" спектакле хакында сөйләшү булды.
Конференциядә катнашучыларны театрның директоры Фирзәт Габидуллин сәламләде. Җитәкче театрның бүгенге яшәеше белән таныштырды һәм журналистларның репертуарга, труппа эшчәнлегенә кагылышлы сорауларына җавап бирде.
Матбугат конференциясенең үзәк темасы Башкортстанның - халык, Татарстанның атказанган артисты Миңнинур Сәитова-Гыйззәтуллинаның юбилее уңаеннан махсус әзерләнгән спектакль турында булды.
Миңнинур Сәитова-Гыйзәтуллина үзенең алтын юбилеен каршылый. Бу гомер бәйрәмен актриса лаеклы итеп билгеләргә тели һәм аңа алдан әзерләнгән. Яңа спектакль актрисаның “махсус заказы” буенча, дигәндәй, туган.
Пьесаны сайлау, аның сценариен төзү, артистлар сайлау эше уңышлы барган. Чөнки төп героиняны сайлау мәсьәләсе дә тормаган. Инсценировка авторы – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлнур Заһидуллина бу повесть белән мавыгып эшләвен белдерде.
Спектакльнең режиссеры – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, атказанган артисты Илдар Вәлиев һәм спектакльдә төп рольне башкарачак Миңнинур Сәитова-Гыйзәтуллина менә-менә "табадан төшәчәк" сәхнә әсәре хакында тәэссоратлары белән уртаклаштылар. Спекталь, анда уйныйсы актерлар составы да җәлеп итәр, дип ышанабыз. Аңа инде сатуда билетлар юк икән.
Арытаба сүз күптән түгел премьерасы булып узган "Кредитка алынган хатын" спектакле хакында булды. Очрашуда пьеса авторы – язучы Айгиз Баймөхәммәтов, спектакльнең режиссеры – Башкортстанның халык артисты Азат Җиһаншин бу әсәрнең туу тарихы турында сөйләп үттеләр, һәм төп рольдә уңышлы чыгыш ясаган яшь актриса Зарина Шәвәлиева белән дә таныштык. Спикерларга һәм конференцияне оештырып, җанлы итеп алып барган театр хезмәткәре – җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр бүлеге мөдире Гөлшат Сафинага бу очрашу өчен рәхмәт.