

Грипп һәм ОРВИ белән авыручанлык дәрәҗәсе 20 процентка җиткән очракта аерым класслар һәм мәктәпләр, балалар бакчаларындагы төркемнәр карантинга ябыла, дип искә төшерде төбәктәге Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Казак. Карантин турындагы карарны белем бирү учреждениесе җитәкчелеге кабул итә.
Әлегә республикада бер мәктәпкә яисә балалар бакчасына да чикләү чарасын игълан итү мохтаҗлыгы тумаган.
“Без авыручанлык дәрәҗәсен контрольдә тотабыз. Әлегә хәвефле хәл күзәтелми. Әйе, укытучылар да, балалар да чирли. Атна саен күрсәткечләр артуын күзәтәбез. Грипп белән авыручыларның 50% – 14 яшькә кадәрге балалар. Шуңа без чирнең беренче билгеләре теркәлгәндә үк табибка мөрәҗәгать итәргә һәм коллективта йөрмәскә киңәш итәбез”, – дип ассызыклады күзәтчелек итү ведомствосы башлыгы.
Чыганак: bashinform.ru
Фото: tkr.su