Барлык яңалыклар
Яңалыклар
6 декабрь 2022, 16:27

Рөстәм Нәбиев: Кулларым белән көненә 14 сәгать юл үтәм

“Килиманджаро тавына менү – минем өчен иң авыры”, – ди ул.

Телеграм-канал
Телеграм-канал

Билгеле блогер, Уфа мэры киңәшчесе, Казбек, Эльбрус тауларын яулаган Рөстәм Нәбиев бу юлы Танзаниягә юл алган. Максаты – Килиманджаро вулканының түбәсенә менү.

“Кичә кулларым белән 14 сәгатьтә 7 километр үттем. Минем бу кадәр озак беркайчан да “йөргәнем” юк иде. Лагерьга иртәнге 6да гына кайттык”, – дип язган иде ул өченче көн үзенең телеграм-каналында.

Бүген исә: “Бу минем өчен иң авыр менү. Көненә кулларым белән 14 сәгатькә кадәр юл үтәм”, – дигән.

Рөстәм сөйләвенчә, командада мөселман кешеләре күп.

“Балаларымның исемнәрен әйткәч, Әминә турында ишетү белән: “Сез мөселманмы ни?” – дип сорадылар. “Әйе”, – дигән идем, бик шатландылар”, – дигән Нәбиев.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: