Яңалыклар
5 декабрь 2022, 09:19

Юлга ком-таш җәю дә проблема тудырамы?

Юл турында сөйләмәгән көнебез бармы икән?..

Юлга ком-таш җәю дә проблема тудырамы?Юлга ком-таш җәю дә проблема тудырамы?
Юлга ком-таш җәю дә проблема тудырамы?

Юл турында сөйләмәгән көнебез бармы икән?.. Чөнки юл һәркайсыбыз өчен дә мөһим әйбер. Аны ремонтлауга миллиардлар бүленә. Әмма проблема һаман кискен. Бер үк участокта ел саен асфальт алыштырган очракларны да беләбез. Чөнки эшләрне начар сыйфатлы итеп башкаралар. Яхшы эшләсәң, киләсе елга эш калмый бит, дип шаярту катыш чынлап әйткән сүзләрне ишеткән бар. Юл барысын да йота. Ләкин һәр нәрсәнең чиге булырга тиеш бит.

Бу атна башында узган киңәшмәдә республика Башлыгы бакча юлларын ремонтлау сыйфатына карата канәгатьсезлеген белдерде.

Радий Фәрит улы Уфа белән Чишмә районына төп игътибарны юнәлтергә кирәклеген әйтте.

–Быел без беренче тапкыр бакчачыларга 50 млн. сум бүлдек. Уйлап карасаң, 50 млн. сумга юлга ком-таш җәю гади генә нәрсә. Берәү дә сезгә асфальт салырга кушмады бит. Контроль идарәлек чыгып исәпләп карады – 6 смга азрак, дистә һәм йөзләгән мең кубка азрак ком-таш җәелгән. Шушы 50 млннан да кайдадыр читкә киткән, – дип ризасызлык белдерә.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас