Яңалыклар
5 декабрь 2022, 04:19

Нинди һава торышы көтелә?

Фаразларга туры киләме?

Нинди һава торышы көтелә?Нинди һава торышы көтелә?
Нинди һава торышы көтелә?

Фаразларга туры киләме?

 

Берничә көн элегрәк  декабрь ае карга саран була дигән идек. Ә синоптиклар сөенечле хәбәр җиткерә: алдагы көннәрдә бераз кар явачак.

Башгидрометүзәк белдерүенчә,  бүген бераз кар явачак. Матур булып – күбәләк кебек кенә. Әмма җиле төньяктан, төньяк-көнчыгыштан. Һава температурасы көндез -11,-16 градус булыр дип ышандыралар.

Сишәмбедә, шулай ук, урыны белән кар ява. Җил салмак исәчәк, әмма көндез төньякка борыла.Термометр баганалары төнлә -18,-23, урыны белән -26,-31,  көндез -13,-18 булырга ошаган.

Чәршәмбедә явым-төшем көтелми. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан. Һава температурасы төнлә -19,-24, урыны белән -27,-32, көндез -13,-18.

Ут-күздән сак булыгыз, киенеп йөрегез,  дуслар!

Фото: multiurok.ru

Нинди һава торышы көтелә?
Нинди һава торышы көтелә?
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас