

Республикада рәсми рәвештә махсус хезмәтләрне чакырыр өчен тәгаенләнгән “Система 112” мобиль кушымтасын эшләтеп җибәрделәр. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров белдерде.
Кушымтаны телефоннарына йөкләгән республика халкы янгын, газ исе, юл авариясе, җинаять шаһиты булган очракта, җәмәгать тәртибен бозганда яисә ашыгыч медицина ярдәме таләп ителгәндә язып ярдәмгә чакыра ала. Кушымта Кушымта чакырулар эшкәртү үзәге диспетчерларына вакыйга булган урынны төгәл күрсәтергә, фото, видео җибәрергә, шулай ук медицина мәгълүматларын тутырып куярга (табиблар алдан ук аллергия реакциясе, кан төркеме турында хәбәрдар булсын өчен) мөмкинлек бирә.
“Система 112” кушымтасын “GooglePlay” һәм “AppStorе” рәсми кибетләрендә бушлай йөкләргә була.
Чыганак: bashinform.ru