Яңалыклар
3 декабрь 2022, 05:47

Безнең делегация дә катнаша

Башкортстан делегациясе Санкт-Петербургта ачылган Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы конвенциянең 50 еллыгына үткәрелгән Халыкара форум эшендә катнаша. Исегезгә төшерәбез, “Янган-Тау” 2020 елда Русиядә тәүгедәрдән бклып ЮНЕСКО геопарклары Глобаль челтәренә керде, ә 2021 елда “Торатау” челтәргә кертеләсе 16 претендент территорияләр исемлегенә кертелде.

Башкортстанның хәрәкәткә кертелгән өлешен ЮНЕСКО эшләре буенча Русия Федерациясе Комиссиясе  билгеләп үтте. Комиссиянең җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзе геопарк статусы алыр өчен табигый объект фәнни сыйфатлары, сирәк очравы, эстетика-тәрбияви ягыннан аеруча геологик әһәмияткә, ышанычлы идарә итү структурасына, тотрыклы социаль-икътисади үсеш өчен төгәл билгеләнгән чикләргә ия булырга тиеш, дип белдерде. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас