

Уфада фатир сатып алып алданган 14 гаиләгә фатир ачкыч тапшырдылар. Алар намуссыз «Капитал-Хаус», ООО «Диал», ООО «Спектр» җәмгыятьләренең булмаган торак комплексларыннан фатир сатып алган булганнар. Йөрт төзүгә акчаларын салган өлешчеләр хокукын «Агидель-ИнвестСтрой» махсус төзүче кабаттан тергезгән. Төзүче барлыгы 100 миллион сумнан артык суммага 24 гаиләне торак белән тәэмин иткән.
БР төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Артем Ковшов билгеләвенчә, зуркүләмле инвестицион проект вакытыннан алда уңышлы тормышка ашырылган.
2022 ел башыннан алып республикада 2 меңнән артык өлешчеләр хокукы тергезелгән. Гаиләләрнең кайсыларына фатир ачкычлары тапшырылган, кайсыларына фатир өчен акчалата компенсация кайтарылган.
БР Хөкүмәте сайтыннан.