Яңалыклар
2 декабрь 2022, 06:00

Кыш бабай юлга чыккан

Озакламый ул Уфага килеп җитәчәк. 

ku66.ruku66.ru
ku66.ru

7 декабрьдә Кыш бабай поезды Уфага килеп җитәчәк. Ул Бөек Устюгтан юлга чыккан инде. Аның маршруты Байкал-Амур магистралендәге, Транссебер тимер юлындагы, Русиянең Үзәк һәм Төньягындагы 130 шәһәр аша узачак.

Беренче туҡталыш Иркутск өлкәсенең Тайшет шәһәрендә 29 октябрьдә булган. Яңа елны Кыш бабай Бөек Новгородта каршылаячак. Поезд Бөек Устюгка 15 гыйнварда кайтып җитәчәк. Шул рәвешле, Кыш бабай командасы Бөек Устюгтан Владивостокка кадәр барып кире әйләнеп кайтачак. Поезд Русия тимер юллары буйлап 33 мең километрдан артык юл узачак.

Уфага ул 7 декабрьдә 13:55 сәгатьтә килеп җитәчәк. Теләүчеләр Кыш бабай белән тимер юл вокзалында очраша ала.

Быел поезд 19 вагоннан тора. Анда кабул итү бүлмәсе салоны, вагон-сәхнә, уеннар һәм квестлар өчен “Әкият авылы” вагоны, вагон-рестораннар, вагон-кибетләр һәм башкалар бар. Поезд башында йөзләгән утлардан торган гирляндлар белән бизәлгән паровоз була.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас