Яңалыклар
2 декабрь 2022, 14:37

Бездә эшсезләр саны шактый кимегән

Билгеле булуынча, эшсезлек дәрәҗәсен исәпләү буенча ике бәяләү системасы бар.

Бездә эшсезләр саны шактый кимегәнБездә эшсезләр саны шактый кимегән
Бездә эшсезләр саны шактый кимегән

Башкортстан статистика комитеты мәгълүматларына ярашлы, август-октябрьдә республикада эшсезлек дәрәҗәсе Халыкара хезмәт оешмасы методологиясе буенча 3,0 процентка кадәр кимегән. Бу, мәшгульлек хезмәте оештырылган 1991 елдан алып, эшсезлек дәрәҗәсе буенча иң түбән күрсәткеч булган. Билгеле булуынча, эшсезлек дәрәҗәсен исәпләү буенча ике бәяләү системасы бар: теркәлгән эшсезлек (мәшгульлек үзәкләрендә теркәлгән эшсезләр) һәм Халыкара хезмәт оешмасы методологиясе буенча. Соңгысында мәгълүматлар сораштыру үткәрү нәтиҗәсендә алына.
БР гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова белдерүенчә, быел БР Хөкүмәтенең санкцияләр чаралары шартларында бу юнәлештә эшләрне аквтивлаштыруы сәбәпле бездә хезмәт базарында күрсәткечләрнең яхшыруы күзәтелә. Бу планның чараларын гамәлгә ашыруга ике дәрәҗә бюджеттан 4 млрд. сумга якын, шуның 1,47млрд. сумы - республика бюджетыннан, акча бүлү каралган булган. 9 ай эчендә планның чаралары күпкә арттырып үтәлгән.
Планның чаралары мәшгульлеккә ярдәм итүнең төрле формаларын күзаллый: предприятиедә эштән азат ителү куркынычы янаган хезмәтчәннәрне вакытлыча эшкә урнаштыруны оештыру; мәшгульлек органнары хезмәтендә исәптә торучы эшсез гражданнарны җәмәгатьчелек эшләренә җәлеп итү; эшкә урнашмаган яшьләргә, эштән азат ителү куркынычы янаган предприятиеләр хезмәтчәннәренә һөнәри һәм өстәмә белем бирү; яшьләр эшкуарлыгын үстерү, формаль булмаган мәшгульлекне легальләштерү.

БР Хөкүмәте сайтыннан.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас