Яңалыклар
1 декабрь 2022, 17:37

Җырчы Радик Гәрәевның улы Эльдар вафат

Аның дүрт баласы калган...

30 ноябрьдә башкалада Уфа сәнгать училищесы укытучысы, администратор һәм концерт залы мөдире Эльдар Гәрәев вакытыннан алда вафат булган. Аңа нибары 36 яшь булган...

Ул – билгеле җырчы Радик Гәрәевның улы. Опера һәм балет театрының элекке директоры, Русия һәм Башкортстанның халык артисты Радик Гәрәев та 1996 елда 40 яшендә вафат булган иде.

Коллегалары әйтүенчә, Эльдар Гәрәевның үлеменең якынча сәбәбе – инфаркт.

“Эльдар Радик улы бик яхшы, изге күңелле кеше иде. Кайгылы, көтелмәгән бу хәбәргә без әле һаман ышана алмыйбыз. Аның дүрт баласы калды”, – диләр хезмәттәшләре.

Эльдар Гәрәевны 2 декабрьдә Уфаның Көньяк зиратында җирләячәкләр.

Мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

 

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас