Яңалыклар
30 ноябрь 2022, 04:54

"Барс" – дүртенче батальон

Аңа кемнәрне алырлар?

Махсус хәрби операциядә катнашу өчен Башкортстанда “Барс” ирекмәннәр батальоны төзелә. Бу хакта республиканың хәрби комиссары Михаил Блажевич оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, “Барс”ка махсус хәрби операциядә катнашырга теләгән, әмма теге яки бу сәбәпләр аркасында Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләмәгән кешеләрне дә алачаклар.

“Монда сәламәтлек һәм яшь чикләвенә таләпләр йомшаграк, ә контрактны озайлы вакытка төзергә кирәкми, – ди Блажевич. – Яшь чикләве дә, өлешчә мобилизациягә караганда, зуррак. Ул 50-55 яшькә җитә”.

“Барс”ка кушылырга теләүчеләр республикадагы 39 район военкоматларының берсенә мөрәҗәгать итә ала. Уфада яшәүчеләр исә республика военкоматына турыга килә ала.

Исегезгә төшерәбез, бездә моңа кадәр "Миңнегали Шәйморатов, "Александр Доставалов" һәм "Салават Юлаев" исемендәге батальоннар төзелде. "Барс" дүртенчесе булачак. 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас