

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, 2023 елның гыйнварында һава торышы Уфадагы узган елларда теркәлгән уртача күрсәткечләрдән әллә ни аерылмаячак. Температура күрсәткечләре соңгы биш елдагы уртача күрсәткечләргә охшаш булачак.
Prostopogoda порталы мәгълүматлары буенча, гыйнварда уртача температура көндез –10 градус тирәсе булса, төнлә –14 градус салкын булмакчы. Шул ук вакытта гыйнвардагы иң максималь температура +2, ә иң түбәне – 29 градус. 2023 елның гыйнвар ае дәвамында Уфада башлыча кояшсыз, болытлы көннәр өстенлек итәчәк, айның 24 көнендә кар явуы ихтимал.
Яңа ел туар алдыннан, 31 декабрьдә, Gismeteo хәбәр итүенчә, көндез термометр баганалары – 6 градус күрсәтәчәк, төнлә –10. Яңа ел каникулларының башында кар һәм яңгырлы явым-төшемле болытлы көннәр фаразлана.
Чыганак: bashinform.ru