Яңалыклар
27 ноябрь 2022, 14:37

Чит ил халкы өчен тыелачак

Сүз суррогат аналар хезмәте турында бара. 

dela.rudela.ru
Фото:dela.ru

Русиядә чит ил кешеләренә  суррогат аналар яллауны тыячаклар. Мондый карарны үзенең Телеграм-каналында Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин хәбәр итте. Сәясәтче балалар сатуга – әйләнеше 2 миллиард евродан артып киткән легаль булмаган бизнеска юл куймаска кирәк, дип белдерде. Аның мәгълүматлары буенча, берничә ел эчендә Русиядән чит илләргә суррогат аналар тапкан 45 мең бала чыгарылган. Кызганычка каршы, бу балалар еш кына җинаятьләр корбаны була яисә бер җенесле парлар кулына эләгә.

“Чит ил кешеләренең суррогат аналар хезмәтен куллануын тыеп, балаларны яклар өчен барын да эшләргә кирәк”, – дигән Володин. Тиешле карар декабрь башында кабул ителәчәк, дип өсти Дәүләт Думасы спикеры. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас