Яңалыклар
27 ноябрь 2022, 15:09

"Алтын гаишник"ның машиналарын алучы юк...

Аптырап, хакларын да төшергәннәр.

Суд приставлары федераль хезмәтенең БР буенча хезмәтеннән.Суд приставлары федераль хезмәтенең БР буенча хезмәтеннән.
Фото:Суд приставлары федераль хезмәтенең БР буенча хезмәтеннән.

Русия милкенең Башкортстандагы территориаль идарәсе   мәгълүматларына ярашлы, халык телендә “алтын гаишник” дип йөртелгән Илдус Шәйбәковның кыйммәтле чит ил машиналарын 60% ташлама белән сатуга куйганнар.

“РТС-Тендер” мәйданында 60 процент ташламалы хакка түбәндәге машиналар сатыла: 2014 елгы Toyota Land Cruizer 150 (Prado)  – 1 270 000 сум, 2018 елгы Skoda Kodiaq Style Plus 1,4 TSI – 923 000 сум”, – диелә хәбәрдә.  

Аңа кадәр машиналарны 2 220 500 һәм 1 615 600  сумга сатуга куйганнар иде. Ләкин мондый хакка алучы табылмаган. Шуңа бәяләрне 60 процентка киметкәннәр.

Исегезгә төшерәбез, прокуратура хезмәткәрләре Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясенең Районара теркәү-имтихан бүлегенең элекке җитәкчесе Илдус Шәйбәковта коррупция билгеләре тапкан. Алар элекке юл полицейские күчемсез милеген нинди акчаларга сатып алуын ачыклый алмаган. “Алтын гаишник”та  40 миллион сумнан артык акча, ике коммерцияле бина,  яшәү өчен тәгаенләнмәгән төзелеш өлеше, новостройкада 1 фатир, ике внедорожник һәм   60 мең доллар табылган.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас