Яңалыклар
25 ноябрь 2022, 08:53

Декабрь аенда кайбер гражданнар ике тапкыр пенсия алачак

Кемнәр турында сүз бара?

Кайбер категория гражданнар декабрь аенда 2023 елның гыйнвары өчен дә пенсия алачак. Бу пенсия һәр айның 8енә кадәр исәпләнә торган пенсионерларга кагылачак, дип сөйләде «Прайм» агентлыгына 

 Г.В. Плеханов исемендәге Русия икътисад университетының   дәүләт һәм муниципаль финанслар кафедрасының икътисад фәннәре кандидаты Галина Семенова.

8еннән соң килгән пенсия график нигезендә түләнәчәк, чөнки почта бүлекчәләре хезмәткәрләре эшкә кире кайтачак, дип аңлатты эксперт.

Шул ук вакытта пенсиягә бернинди яңа ел өстәмәләре дә каралмаган, әмма кайбер эш бирүчеләр үзләренең пенсиягә чыккан хезмәткәрләренә 4 мең сумга кадәр матди ярдәм күрсәтә, алар НДФЛга һәм иминият взносларына, шулай ук бүләк яки азык-төлек җыелмаларына салынмый. 

Чыганак: mk.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас