

«UzAgroExpo-2022 Авыл хуҗалыгы» XVII халыкара күргәзмәсенең беренче эш кенендә Башкортстан җитештерүчеләре авыл хуҗалыгы продукциясен озатуга 100 миллион сумлык килешү төзегән. Чара 23 ноябрьдә Үзбәкстанда башланган.
Башкортстан тышкы икътисади бәйләнешләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева белдерүенчә, күргәзмәнең беренче эш көнендә компанияләр Үзбәкстан, Казахстан, Төрекмәнстан, Төркия, Германия, Иран партнерлар белән утыздан артык очрашу үткәргән. Халыкара партнерлар Башкортстан авыл хуҗалыгы товарлары белән кызыксынган.
Үзбәкстанда баручы авыл хуҗалыгы чарасында биш җитештерүчебез Башкортстанны күрсәткән. Алар: умартачылык продуктлары белән Хаҗиев В. В. КФХсы; эшкәртелгән авыл хуҗалыгы продукциясе һәм сөт тармагы продуктлары белән "Дуслар" сәүдә йорты; авыл хуҗалыгы продуктлары һәм умартачылык продукциясе беләнМинһаҗев А.Р. КФХсы; зур һәм кече җитештерүчәнле су әйләндерү системалары белән "Модерн Петролиум" җәмгыяте; ашлык культуралары һәм аларның эшкәртелгән продуктлары белән "Профтехника" предприятиесе.
БР хөкүмәте сайтыннан.