

Яңа ел ялларына да озак калмады. Быел алар күпмегә сузылыр? Бу сорауга Башкортстанның Хезмәт министрлыгыннан җавап бирделәр.
“Хезмәт законнарына ярашлы, 1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар – яңа ел каникуллары, ә 7 гыйнвар – Раштуа – эшләми торган бәйрәм көн.
2023 елда эшләми торган бәйрәм көннәре 1 һәм 8 гыйнвар якшәмбегә туры килә. Ял һәм бәйрәм көннәрен уңышлы файдалану максатында, Русия хөкүмәте карары белән, 1 гыйнварга туры килгән ял көне – 24 февральгә, ә 8 гыйнвар ялы 8 майга күчерелә. 31декабрь исә шимбәгә туры килә”, – диелә ведомство хәбәрендә.
Шулай итеп, яңа ел бәйрәмнәрендә 31 декабрь, 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8 гыйнвар көннәрендә ял итәчәкбез.
Еллык яки өстәмә түләүле отпуск алганда 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8 гыйнвар көннәре календарь көннәре санына кертелми.