Барлык яңалыклар
Яңалыклар
24 ноябрь 2022, 22:08

Башкортстан – бөтен Русиягә!

Кайсы яклап танылган?

Башкортстан – бөтен Русиягә!
Башкортстан – бөтен Русиягә!

Кайсы яклап танылган?

 

«Безнең телевизион эфирдан соң кешеләрнең Башкортстанга килүен телим» – ди «ОТР» каналының генеральный директорының беренче урынбасары.

“Русиянең иҗтимагый телевидениесе”ндә “Башкортстан Республикасы көне” үтте. Берничә сәгать дәвам иткән эфир Русиялеләрнең һәм чит ил тамашачыларының зур игътибарын җәлеп итте.

Федераль канал ни өчен безнең республика турында сөйләргә карар иткән, аудитория аны ничек кабул иткән, контент никадәр соратылган?

 Бу хакта «Башинформ»га  «ОТР» ның генеральный директорының беренче урынбасары Фәрит Әләутдинов  сөйләде.

Фәрит Әләутдинов  белдерүенчә, «Төбәкләр көне» проекты «ОТР»да 2021 елда барлыкка килгән.

Аның идеясе —  үзебезнең ил, аның мәдәнияте, халкы, гүзәллекләре, күркәмлеге, уңышлары турында сөйләү.

 “Без төрле илләрнең тарихын яхшы беләбез, әмма үз илебез турында җитәрлек белмибез. Мәгълүмат чыгарылышларында негатив күп. Анализлап карасаң, без яхшыга караганда, начарны күбрәк күрсәтәбез булып чыга.

Бу проект турында уйлагач, төбәкләргә бер көнне беркайчан да белмәгәнлегебезне аңладык. Без яңалыкларда яки программаларда  кыска өзекләр генә күрсәткәнбез. Федераль каналда безнең иң зур эш менә шул булган.

 Без тәгаен бер төбәккә айның бер көнен тоташы белән багышларга булдык.

Анда төбәкнең мәдәнияте, уңышлары, туристик урыннары, икътисады, социаль сәясәте, аш-сулары һәм башкасы турында сөйлибез. Әмма иң мөһиме, без бу эшне шушы төбәктә яшәүче һәм аны яхшы белүче кешеләр белән эшлибез. Аларның үзләре турында бөтен илгә сөйләү мөмкинлеге барлыкка килә. Нәкъ бергә эшләү шушы форматны мавыктыргыч итә», — дип сөйләде «Башинформ»га Фәрит Әләутдинов.

“Беренче чыгарылыш Калининград өлкәсенә багышланды. Ул тамашачыларда сүрелмәс зур кызыксыну уяткан. «Башкортстан Республикасы көне»ннән соң бик күп шалтыраталар, сораулар бирәләр, сәяхәт итәрлек, истәлекле урыннар турында сораштыралар. Бу яклап Башкортстан Русия тамашачысына зур ачыш булган.

Барысы да Башкортстанның икътисад өлкәсендәге уңышлары белән кызыксынган. Республиканың моңарчы үзе турында сөйләү мөмкинлеге булмаган, бу көн килде. Башкортстанның туристик мөмкинлекләре турында да бик аз белгәннәр», — диде Фәрит Әләутдинов.

Фәрит Әләутдинов белдерүенчә, мондый тапшырулар русиялеләрдә күп милләтле илебезгә карата зур кызыксыну уята.

 «Кешеләр безнең „Төбәк көне“ тапшыруын карап, үзенең иренә яки хатынына: “Нишләп без әлегәчә Башкириядә булмадык?” дип әйтсә, минем өчен бик зур сөенеч булыр”, — дип сүзен йомгаклады Фәрит Әләутдинов.

Әлеге вакытта Мурманский турында фильм әзерләнә.

 

 

Башкортстан – бөтен Русиягә!
Башкортстан – бөтен Русиягә!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас в