Яңалыклар
23 ноябрь 2022, 09:14

Юлай һәм Артурны соңгы юлга озаттылар

Алар икесе дә хәрби операция зонасында үлгән...

Бүген Ишембайда рядовой солдатлар Юлай Шәрәфетдинов һәм Артур Зәйнетдиновны соңгы юлга озаттылар. Контракт буенча хезмәт икән егетләрнең гомерләре махсус хәрби операция зонасында өзелгән.

Хушлашу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, район хакимияте, хәрби комиссариат вәкилләре, туганнары, якыннары, дуслары катнашты.

“Хөрмәтле Раушания Рил кызы, туганнары, якташлар. Егетләребезне җирләгән көннәр – авыр көннәр. Юлай, Ватаныбызны саклап, үз гомерен бирде. Без героебыз турында онытмаячакбыз. Район хакимияте аның исемен меңгеләштерү чараларын күрергә тиеш. Тыныч йокла, Юлай”, – диде ул.

Юлай Шәрәфетдинов батырлыгы өчен үлгәннән соң Шәйморатов генерал ордены белән бүләкләнде. Төбәк җитәкчесе бүләкне солдатның әнисенә тапшырды.

Юлай Шамил улы 1988 елны Кинҗәбулат авылында туган. Ул күп балалы гаиләдә үскән. Стәрлетамакның 60 санлы һөнәри лицеен тәмамлаган, армиядә хезмәт иткән. Җаваплы, хуҗалыкчыл, тырыш егет иде, диләр аның турында.

Бүген Артур Зәйнетдиновны да яхшы сүзләр белән искә алдылар.

“Хөрмәтле Марсель Фатыйх улы һәм Эльвира  Гайнулла кызы, хөрмәтле Анна Олеговна. Артур, Ватанны саклап, алгы сызыкты һәлак булды. Без аның хәтерен мәңгеләштерәчәкбез, район хакимияте бу эшне тиз арада башкарырга тиеш. Анна Олеговна, сез ике ул үстерәсез. Балаларны аякка бастырырга без сезгә ярдәм итәчәкбез. Аларны кочыгыз, аларның әтисе бик яхшы кеше булды. Тыныч йокла, Артур, авыр туфрагың җиңел булсын”, – диде Радий Фәрит улы.

Артур Зәйнетдинов та батырлыгы өчен үлгәннән соң Шәйморатов генерал ордены белән бүләкләнде. Төбәк җитәкчесе бүләкне солдатның әти-әнисенә тапшырды.

Артур Марсель улы 1996 елда Ишембайда туган. Стәрлетамак технология колледжын уңышлы тәмамлаган. Армиядән соң “Башкирэнерго”да эшләгән.

Аны барысы да көр күңелле, энергияле, ышанычлы дус итеп белә.

Хушлашуда Юлай һәм Артур турында иң яхшы сүзләр әйтелде, аларны үстергән әти-әниләренә рәхмәтләр җиткерелде.

Әмма яралы йөрәкләрне сүзләр белән генә дәвалап буламы соң?..

Тыныч йоклагыз, солдатлар...

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас