

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операция территориясенә гуманитар ярдәм җибәрү өчен республика координацияләү үзәге төзү турындагы карарга кул куйды. Бу үзәкне Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесе Максим Забелин җитәкләячәк.
Исегезгә төшерәбез: гуманитар йөкләрне җыю өчен логистик үзәк “Башсельхозтехника” предприятиесе базасында төзелде. Гаризалар җыю, финанслау һәм оештыру эшләре белән республика Хөкүмәте шөгыльләнә.
“Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кирәк-яракларны җибәрүне логистик үзәк аша гына оештыру дөрес булыр дип исәплим. Гуманитар йөкләрне илтеп җиткерүне республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты тәэмин итәчәк, – диде Радий Фәрит улы. – Якынча алганда, ярдәм аена ике тапкыр җибәреләчәк. Безнең бурыч – аларны хәрби хезмәткәрләрнең ихтыяҗларына җавап бирерлек итеп оештыру. Ярдәм җыюда катнашучы республика халкына зур рәхмәт”.
Максим Забелин әйтүенчә, гуманитар йөкләрне Миңнегали Шәйморатов һәм Александр Доставалов исемендәге батальоннарга, республикадан мобилизацияләнгәннәргә, шулай ук шефлык ярдәме кысаларында хәрби госпитальләргә илтәләр.