Яңалыклар
22 ноябрь 2022, 08:01

“Матур машина, авылга ярый”

“Йокабаш Фәнис”нең батырлыгы турында комикслар төшергәннәр.

“Барс-17” батальоны сугышчысы Фәнис Хөсәеновның батырлыгы күпләрне сокландырды.

Исегезгә төшерәбез: Фәнис – Тәтешле районы егете. Ул, яу кырыннан каршы як солдатын кулга төшереп, аларның БТРын урлап, дан казанган иде. Үзе сөйләвенчә, кулга төшерелгән төркемдә каршы якның берничә солдаты булган. Икесен ул юк иткән, икесе качкан. Берсен әсирлеккә алып, урланган БТРда үзебезнең якка алып  кайткан. Моннан тыш Фәнис, җимереклекләр арасыннан генерал-майорны алып чыгып, урланган бронетранспортерда аны хәрби госпитальгә илткән. Шулай ук якташын да сугыш кырыннан алып чыккан.

Шушы көннәрдә Фәниснең батырлыгын “Сабля Шаймуратова” хәрби листогында комикслар рәвешенедә сурәтләгәннәр, дип язалар “Башкорт батальоны” телеграм-каналында. Фәнис Хәсәеновны шаяртып “Йокабаш Фәнис” дип атаганнар. Рәсемнәрдә күренүенчә, Фәнис БТРда китеп бара һәм: “Матур машина, авылга ярый”, – дип уйлый.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас