

Бүген һәм иртәгә, ягъни 23 һәм 24 ноябрьдә, Башкортстанда һава торышы бозылачак дип кисәтә синоптиклар.
Һава температурасы төнен -10, -15 градус булса, аязытканда -18, -23 градуска кадәр суыта. Көндез термометр баганалары -2, -7 градус күрсәтәчәк.
Төнен һәм иртән юлларның кайсыбер урыннарында томан булачак. Күрү мөмкинлеге 500-1000 метр булса, көчле кар вакытында 500 метрдан ары берни күреп булмаска мөмкин.
Иртәгә көндез кар явачак, ул акрынлап җепшек карга күчәчәк.
24 ноябрьдә кайсыбер районнарда шулай ук көчле кар явуы, бозлавык фаразлана. Җил дә шактый көчле булачак: секундына 18 метр тизлек белән исәчәк. Хәтта бозлы яңгыр явуы ихтимал, диләр.
Бүген исә Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә бозлы яңгыр ява.
Русиянең гидрометүзәк җитәкчесе Роман Вильфанд аңлатуынча, бозлы яңгыр – бозлавыкның бер төре. Ул җылы һава массалары хәрәкәт иткән вакытта атмосфера катламнарында температураның төрле булуы сәбәпле барлыкка килә. Бүген Мәскәүнең кайсыбер районнары “бозлавыкка әйләнәчәк”, чөнки мондый явым-төшем тиз арада бозга әверелә, ди галим.