

Башкортстанда туризм эшчәнлеген үстерү өчен биш җир участогы иң кызыктырырлыгы дип табылган.
Алар – Мәләвез районында Нөгеш сусаклагычы янындагы өч участок һәм Гафури районында Красноусол минераль чыганакларына якын һәм “Усолка” геологик кисешендәге участоклар.
Бу хакта туристик объектларны һәм инфраструктура урнаштыру өчен җир участокларын ачыклау буенча эшче төркемнең беренче утырышында карар ителгән. Бу чара “Туризм өчен җир” федераль проекты кысаларында оештырыла, дип хәбәр итә республика хөкүмәтенең матбугат хезмәте.