Яңалыклар
21 ноябрь 2022, 09:57

Тавыш бирик

Моның өчен сылтама аша гына керәсе.

Марс Әхмәдуллин – “Белем” Русия җәмгыяте премиясенә – илнең иң мәгърифәтле премиясенә дәгъвә итүчеләр арасында тора.

Марс Лирон улы Әхмәдуллин “Мәдәният һәм сәнгать” өлкәсендә мәгърифәтчелеккә керткән өлеш өчен” номинациясендә катнаша.

Җиңүчеләр халыкның онлайн тавыш бирүе аша билгеләнәчәк: барлыгы 11 номинация һәм 68 номинант ачыкланачак. Башкортстаннан дәгъвә итүчегә җиңү яуларга булышыйк! Моның өчен ВКонтактеда сылтама аша керергә  https://vk.com/app51470536 һәм 5 декабрьгә кадәр тавыш бирергә була.

З.Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының дизайн кафедрасы профессорының лекция һәм фәнни эшләрендә – Русия сәнгате. Марс Әхмәдуллин төрки телле китап сәнгате тарихы аша ил тарихы турында сөйли.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас