

Башкортстанда полиция 16 яшьлек Марсель Галиәкбәровны эзли.
Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, Марсель 24 октябрьдә Туймазы районында урнашкан Серафимовка махсус мәктәбе территориясеннән чыгып китә.
Егет яшәү урыны буенча Уфада теркәлгән. Әле аның кайда икәнлеге билгесез.
Тышкы кыяфәтенә килгәндә, буе 175 см тирәсе, уртача гәүдәле. Кара төстәге олимпийка-куртка, кара спорт чалбары һәм һәм кара көзге туфли кигән.
Кайсыбер мәгълүматлар буенча, үсмер моңа кадәр дә махсус учреждениедән качкан булган.
“Әгәр эзләнүче кеше турында берәр мәгълүмат белсәгез, +7 (347-82) 7-20-97 яки +7(34782)5-21-02 номерлары буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз”, – диләр полиция хезмәткәрләре.