

Башкортстанда индустриаль сөт фермалары төзү буенча эре инвестпроектларны гамәлгә ашыручы авыл хуҗалыгы предприятиеләр сөт җитештерүдә алдынгылар булып тора.
Бу хакта бүген оператив киңәшмәдә авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов хәбәр итте. Шундый 15 сөтчелек комплексында быел 10 айда 204 мең тонна сөт җитештерелгән. Бу республика буенча гомум күләмнең өчтән бер өлешен тәшкил итә (643 мең тонна).
Республикада бүген сөт фермалары төзүгә һәм сөт эшкәртүгә юнәлтелгән 23 проект гамәлгә ашырыла. Аларның гомум бәясе – 26 миллиард сум. Аларның күбесе әзер дияргә була.