

Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова Русия Президенты указы белән “Мәдәнияттә һәм сәнгатьтәге хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнде.
Бүләкне аңа бүген, 21 ноябрьдә, хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә республика җитәкчесе Радий Хәбиров тапшырды. Әлеге медаль 2021 елның августында гына булдырылган иде.
“Бу бүләк – Башкортстанның 15 мең мәдәният хезмәткәре эшчәнлеген тану”, – диде Әминә Шәфыйкова. Ул һәр яклап ярдәм күрсәткәннәре өчен республика җитәкчелегенә дә рәхмәтен җиткерде.
Котлауларга без дә кушылабыз.