Яңалыклар
21 ноябрь 2022, 13:33

Безнең якташлар сынатмый

Артур “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән.

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Авыргазы районы егете Артур Д. “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән.

Ул Украина территориясендә барган махсус хәрби операциядә катнашкан, дип хәбәр итә район башлыгы Арслан Шәгаретдинов.

“Донбасс халкын яклау операциясендә безнең якташлар батырлык һәм кыюлык күрсәтә. Район һәм республика халкының ярдәм итәргә әзер булуларын аңлау аларга рухи көч өсти. Бүген без махсус операциядә батырлык күрсәткән сугышчыга Авыргазы һәм Гафури районнарының хәрби комиссары белән бергә тантаналы шартларда “Батырлык өчен” медален тапшырдык”, – дигән район җитәкчесе үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә.

Тантанага геройның әнисен дә чакырганнар. Аңа, якынлашып килгән Әниләр көне белән котлап, чын патриот тәрияләгәне өчен рәхмәт белдергәннәр.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас