Яңалыклар
21 ноябрь 2022, 03:51

41 табибка – Путин бүләге

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Русия Президенты Владимир Путин Башкортстанның 41 табибын “Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” II дәрәҗә ордены медале һәм Лука Крымский медале белән бүләкләде.

“Бу – фидакарь һәм авыр хезмәтегезнең, кешеләрнең сәламәтлеген һәм гомерен саклауда зур өлешегезнең гадел бәясе”, – диде табибларны котлау тантанасында республика хөкүмәте рәисе Андрей Назаров.

Аның әйтүенчә, сәламәтлек саклау тармагына шактый акча салына. “Быел республикада аның күләме 106 миллиард сумнан арты. Шулай ук агымдагы елда Бөредә һәм Чакмагышта поликлиникалар ачтык. 59 ФАП файдалануга тапшырылды. 1,5 миллиард сумга корылмалар сатып алынды. Медицина учреждениеләренә 98 санитар автомобиль тапшырылды. Ел ахырына кадәр тагын 18 машинаны тапшырачакбыз”, – диде ул.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас