

Русиянең Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин коляскада йөрүче инвалидның хокукларын бозу факту буенча тикшерү оештырырга йөкләмә бирде. Ведомство мәгълүматлары буенча, социаль челтәрләрдә Благовар районы Языково авылында инвалид үсмер яшәгән йортта пандус һәм подъездга керү урыны тиешенчә җиһазландырылмау шул сәбәпле үсмер даими уңайсызлыклар кичерә дигән хәбәр таралган.
“Балигъ булмаган үсмернең ата-анасы җирле хакимияткән мөрәҗәгать иткән, әмма тиешле чаралар күрелми. А.Бастрыкин Тикшерү комитетының БР буенча идарәсе җитәкчесе вазифасын башкаручы Ильяс Мәсәллимовка бу очрак буенча тикшерү оештырырга йөкләмә бирде”, – дип хәбәр итәләр Тикшерү комитетында.
Чыганак: bashinform.ru