

Русия Мәдәният министрлыгы кино фонды белән берлектә «Кинопрокат фонды» проекты кысаларында «Мәдәният» милли проекты ярдәмендә үзгәртеп корылган кинозалларда махсус хәрби операция турында документаль фильмнар күрсәтәчәк. Бу хакта Русия мәдәният министры Ольга Любимова хәбәр итте.
"Кино фонды эшчәнлеге кысаларында яңа проект – «Мәдәният» милли проекты ярдәмендә модернизацияләнгән кинозалларда махсус хәрби операция турында документаль фильмнар прокаты башлап җибәрәбез", - диде ул.
Бу ел башында Русия Мәдәният министрлыгы иң яңа тарих турындагы сюжетлар буенча кино проектларына аерым конкурс уздырды. Авторлар махсус операция, Донбасс тарихы һәм аның яклаучылары батырлыгы турында проектлар тәкъдим итә ала. Мондый беренче проектлар производствога җибәрелгән инде. Бу өстенлекле тема буенча яңа проектларны 2023 елда да хуплау планлаштырыла.