Яңалыклар
17 ноябрь 2022, 14:52

Эшлекле очрашу нәтиҗәле булсын

Алан Мирзаев  РОСДОРНИИ  генераль директоры Алеександр Бедусенко белән очрашты.

Эшлекле очрашу нәтиҗәле булсынЭшлекле очрашу нәтиҗәле булсын
Эшлекле очрашу нәтиҗәле булсын

Башкортстан делегациясе XVI Халыкара форумда һәм «Русия транспорты» күргәзмәсендә эшен дәвам итеп, Башкортстан Премьер-министры урынбасары Алан Марзаев “РОСДОРНИИ” федераль автоном учреждениесе генераль директоры Александр Бедусенко белән очрашу үткәрде.
Алар Башкортстанның транспорт планлаштыру документларын эшләү буенча дәүләт контрактын тормышка ашыру турында сөйләштеләр.

- Безнең республика транспорт тармагын үстерү юнәлешендә адымнар ясый, ә бу адымнар ышанычлырак булсын өчен, безгә дөрес үткәрелгән тикшеренүләргә нигезләнгән бердәм план эшләргә кирәк, - ди Алан Марзаев. - "РОСДОРНИИ" белән хезмәттәшлек киләчәктә безнең гражданнарның тормышын уңайлырак, ә төбәк инвесторлар һәм туристлар өчен кызыклырак итәчәк тө дөрес һәм оптималь транспорт логистикасын төзергә мөмкинлек бирәчәк.

Александр Бедусенко әйтүенә караганда, беренче этап кысаларында каралган эшләр эшләнгән.

- Элек институт белгечләре контракт кысаларында республика территориясендә транспорт һәм пассажир агымнарын тикшерделәр, Башкортстанның транспорт системасының торышын анализладылар, - дип сөйләде институтның генераль директоры.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас