Яңалыклар
17 ноябрь 2022, 08:56

Чын кыш башландымы әле?

Әллә җылы көннәр тагын булырмы? 

Чын кыш башландымы әле?Чын кыш башландымы әле?
Чын кыш башландымы әле?

Ялларда һава торышы салкынча һәм карлы булачак.

Шимбә, 19 ноябрьдә, республика буенча җепшек кар, юлларның кайсыбер урыннарында кар сырынтылары, бозлавык көтелә. Һава температурасы төнен -3, -8 градус булса, төньяк-көнчыгыш районнарда -13 градуска кадәр төшәчәк. Көндез термометр баганалары -1, -6 градус тирәсендә торачак.

Якшәмбе, 20 ноябрьдә, болытлы булачак. Һава температурасы төнен -4, -9 градуска кадәр салкынайтса, көндез -4, -5 градус булачак. Шулай ук кар явачак.

“Яндекс Погода” мәгълүматы буенча, соңгы 10 елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, быелгы ноябрь шактый салкын. Уртача температура -2 градус салкын, диелгән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас